Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда 23-27 декабрьдә 6300 инвалид бала, аз тәэмин ителгән гаилә балалары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку алдынгылары өчен мэр чыршылары узачак. Быел яшь чаллылыларга «Мастеровые» рус драма театрының «Өлкән ул» спектакле, «КАМАЗ» мәдәният сараеның «Аладдинның тылсымлы лампасы» мюзиклы, татар драма театрының «Мирас угы» яңа ел әкияте, Орган залының «Кар патшабикәсе» музыкаль спектакле күрсәтеләчәк. 25 декабрьдә булачак республиканың төп чыршы бәйрәменә автокаладан 300 укучы барачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бөтенроссия һәм республика олимпиадалары, конкурслар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары президент чыршысына чакыру ала.

Наил Мәһдиев җаваплы кешеләргә укучыларның транспорт хәрәкәтен оештыру мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушты. "Иң югары куркынычсызлык дәрәҗәсен оештырырга кирәк. Игътибар ЮХИДИ хезмәтенә. Тиешле ярдәм булырга тиеш, кирәкле санда укытучылар һәм тәрбиячеләрне балалар белән бергә җибәрергә кирәк», - диде мэр. Яр Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, инвалид балалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар, бөтенроссия һәм республика олимпиадалары призерлары - 22 148 бала Яңа ел бүләкләре белән тәэмин ителәчәк.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 09:31