Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зинаида Ивановна Кузина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зинаида Ивановна Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Старое Савадерка авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли, маллар көтә. Сугыштан соң умартачылар курсларын уза. 1948 елда мәхәббәтен очратып, фронтовикка кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт бала дөньяга килә. Күпмедер вакыт Ульяновск өлкәсенең Лесхозпромхозында хезмәт куя. 

1975 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Зинаида Ивановна КАМАЗга эшкә урнаша, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзер ветеранны 10 оныгы, 9 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, «Солнечный» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Наталья Удальцова һәм 47 комплексның ветераннар Советы Рәисе Диләра Сергеева котлады.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 11:42