Мы в социальных сетях

17 декабрьдә 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Сыйныф командасы» дигән социаль-педагогик проект буенча шәһәр конкурсы узачак. Конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнашачак, алар - «Сыйныф командасы» проектында даими катнашучылар. Әлеге проект бу елның февралендә старт алган иде. Чараның максаты – шәһәрнең урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында иң яхшы команданы ачыклау.

Конкурс командаларның иҗади чыгышын, тимбилдинг буенча интерактив биремнәрне һәм коллективны берләштерү буенча эш нәтиҗәләрен анализлауны үз эченә ала. Иң бердәм команда исеменә алты сыйныф дәгъва итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы сыйныф командасы билгеләнәчәк.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 15:27