Мы в социальных сетях

Автозавод районында мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук Балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы балалар, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар. «Заман» яшьләр үзәге волонтерлары һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре бу бәйрәм көннәрендә Яңа ел тамашаларына килергә мөмкинлекләре булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның өйләренә йөриләр.

Үз йорты бусагасында әкият геройларын күреп, балалар чын күңелдән шатланалар. Ә "КАМАЗ" ААҖдән бирелгән татлы бүләкләр исә бәйрәм атмосферасы тудыра. Акция барышында барлыгы 100 балага шундый хөрмәт күрсәтеләчәк.

Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 09:17