Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу минутларда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның еллык матбугат конференциясе уза. Журналистлар белән очрашу барышында шәһәр башлыгы «Пединститут» тукталышы янында җир асты кичүен төзү кирәклеген билгеләп үтте.

«Җир асты кичүен проектлый башлыйбыз. Проект эшләячәкбез, дәүләт экспертизасын узачакбыз, аннары финанслау мәсьәләсен хәл итү турында уйлаячакбыз. Бу –  100-150 млн, чөнки анда җәяүлеләр кичүен Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсенә дә, Низаметдинов урамына да -  ике якка да чыгарлык итеп эшләргә кирәк булачак», – диде мэр.

Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 15:02