Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэрия каршындагы мәйданда үз утларын Чаллының төп Яңа ел гүзәле кабызды. Чыршыны ачу «Исәнме, Исәнме, Яңа ел» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Анда тамашачылар Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан котлаулар алдылар. Якынлашып килүче бәйрәм белән чаллыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев та котлады.

«Йолдыз» вокаль ансамбленең күңелле чыгышлары астында Кыш бабайлар һәм Кар Кызлары парады узды.

Шәһәр мәдәният учреждениеләре солистлары һәм иҗат коллективларының концерт-күңел ачу программасы бәйрәмгә матур төсләр өстәде. Бәйрәм дәвамында территориядә спорт һәм Арт-мәйданчыклар эшләде. Шәһәр халкы һәм кунаклары мастер-классларда, фотозоннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Төп чыршыны ачу «Европа Плюс» радиостанциясеннән бию-күңел ачу программасы белән дәвам итте.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 07:11