Мы в социальных сетях

Бүген партиянең Яр Чаллы шәһәре комитеты беренче секретаре Рәис Беляевның тууына 85 яшь тулуны билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Рәис Беляев һәйкәле янында узды. Автокаланың легендар җитәкчесен искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Социалистик Хезмәт Геройлары, шәһәрнең беренче  төзүчеләре, студентлар җыелды. Алар арасында Рәис Беляевның кече улы – Россиянең Атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе Лауреаты Айдар Беляев та бар иде.

«Без монда тагын бер тапкыр танылган дәүләт, сәясәт эшлеклесенә, Ватанының улына хәтер хөрмәтебезне күрсәтү өчен җыелдык. Рәис Кыям улы Беляевны мин Бөгелмәдә эшләгән чагымнан ук беләм, шул елларда ул партия өлкә комитеты секретаре иде, мин партиянең Бөгелмә шәһәр комитетында бүлек мөдире булдым. Рәис Кыям улы Беляев һәм аның командасы башкарган эшләр,  ихтирамга һәм соклануга лаек. Шундый кыска вакыт эчендә чиста кырда автомобиль заводы һәм шәһәр төзү! Һәм бу гаҗәеп эш! Тарихны кешеләр эшли. Һичшиксез, Яр Чаллы – көчле кешеләр шәһәре. Рәис Кыям улы Беляев көчле рухлы кеше иде. Ул үзенең эрудицияле булуы, белеме, кешеләргә карата таләпчәнлеге, аларга карата мәхәббәте белән аерылып торды», - диде Наил Мәһдиев.

Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Монумент янында җыелучылар талантлы идарәченең казанышларын һәм аның кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәтен искә төшерделәр.

"Минем әти кешеләрне бик яратты. 13 гыйнвар-аның туган көнендә һәм Иске Яңа елда, безнең өйгә бик күп кеше җыела иде. Ул беркемне дә чакырмады, кешеләр үзләре белеп килде. Бу көнне барысы да бер-берсенә изге теләкләр теләделәр. Мин бу традицияне дәвам итү яклы һәм бүген 70 нче елларда шәһәр төзергә килгән ветераннарга, төзүчеләргә сәламәтлек һәм бәхет телим",-дип билгеләп үтте Айдар Беляев.

Исегезгә төшерәбез, Рәис Беляев «КАМАЗ»ның беренче һәм икенче чиратлары, Түбән Кама ГЭСы файдалануга тапшырылган чорда шәһәр белән җитәкчелек итте. Бу елларда Яр Чаллыда дүрт млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 40 мәктәп һәм 50гә якын балалар бакчасы, Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсе  һәм медицина шәһәрчеге, күп санда сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, социаль-мәдәни объектлар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре төзелде.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 15:44