Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Чаллының алдынгы массакүләм матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Кинза» Көнчыгыш азык-төлек йортында узды. Формаль булмаган шартларда чарада катнашучылар 2019 ел эшенә йомгак ясадылар, уңышлары, казанышлары белән уртаклаштылар, шәһәр башлыгына сораулар бирә алдылар.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, массакүләм мәгълүмат чаралары шәһәр хакимияте һәм халык арасында бәйләүче буын булып тора һәм журналист материаллары еш кына Башкарма комитет эше турында актуаль мәгълүматны җиткерергә булыша.

Медиатармак вәкилләре шәһәр башлыгы белән медиа-киңлекнең яңа трендлары, шәһәрнең проблемалары һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу ике сәгать дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар инде традициягә әйләнде, алар ел саен уздырыла. Очрашуны оештыручы – Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 09:11