Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Юллама 12:00 сәгатьтә «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында 1300гә якын чакырылган кеше катнашында игълан ителәчәк. Алар-Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару җыеннары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре. Чараны яктырту өчен 900гә якын Россия һәм чит ил журналисты аккредитацияләнде.

Фото: Россия Президенты сайты

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 18:51