Мы в социальных сетях

Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (театр залы) 21 гыйнвар көнне 14:30 сәгатьтә өстәмә белем бирү педагогларының «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы финалы узачак.

Чара иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, өстәмә белем бирү өлкәсендә педагогик хезмәткәр һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, педагогик хезмәткәрләрнең һәм белем бирү оешмаларының иҗтимагый һәм һөнәри статусын күтәрү максатыннан үткәрелә.

Конкурс 2019 елның декабрендә старт алды, анда шәһәрнең 10 өстәмә белем бирү учреждениесеннән 10 өстәмә белем бирү педагогы катнашты. Сайлап алу этабы вакытында катнашучылар укучылар белән ачык дәрес үткәрделәр, программаларны якладылар һәм күп төрле ярыш биремнәрен үтәделәр.

Конкурсның соңгы көнендә, 21 гыйнварда, финалистларны ике сынау көтә: " Импровизация конкурсы" (4 компетенция: команда белеме, коммуникацияләр, креативлык, критик фикерләү) һәм "Минем һөнәри берлеккә педагогик юлламам" дигән конкурс сынавы.

Финалистларның эшен профессиональ жюри бәяләячәк. Конкурсның оештыручысы – Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае.

Сишәмбе, 21 гыйнвар 2020, 08:44