Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр бакчачылар ассоциациясе эшенә йомгак ясадылар. Чара Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов катнашында узды. 2019 елда башкарылган эшләр турында Виталий Быков сөйләде. 2019 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан ике бакча җәмгыяте: «Энергетик» һәм «Бережок» юлларына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук алты бакчачылык ширкәтендә су белән тәэмин итү объектларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре башкарылды: «Бережок», «Заря», «Табигать сөюче». Эчке инфраструктура объектларын ремонтлау буенча финанслау программасында «Гидростроитель 2», «Заря» СНТ №4, «Энергетик» СНТ катнашты. 

Александр Кислов бакчачыларга куелган бурычларны хәл итүдә үз позицияләрен ныгытуларын һәм 2020 елда уңышлар теләде. Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең актив рәисләрен Мактау грамоталары, шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

 2019 елның сентябрендә Шәһәр бакчачылар ассоциациясе «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында «Бакчачы көне – 2019» республика фестивалендә Яр Чаллы шәһәрен тәкъдим итте.

Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә бакчачылар көненә багышланган масштаблы бәйрәм чарасын беренче тапкыр оештыру турында Карар кабул ителде. Бәйрәмне уздыру мәйданчыгы Габдулла Тукай исемендәге яр буе булачак.  

Сишәмбе, 21 гыйнвар 2020, 09:56