Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында 52 комплекста яшәүчеләр белән очрашу узды, анда 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләделәр. Докладлар белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роман Мугерман, "Кама" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Елена Герасимова чыгыш ясады.

Башкарылган эшләр турында "Автозаводский" ИК генераль директоры Равил Хәлимов, «Автозаводский» 1 нче полиция бүлегенең участок уполномоченные Илнар Ибраһимов хисап тотты.

Очрашуга башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев нәтиҗә ясады. Ул 2020 елга төп бурычларның берсе - "Безнең ишегалды" 3 еллык программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. "Ишегалларында кече архитектура формалары, яктырту светодиодлары куелачак, ишегалды эчендәге юлларны асфальтлау, яшелләндерү планлаштырыла", - диде ул.

Очрашу вакытында чаллылылар үз микрорайонының үсешенә кагылышлы сораулар бирделәр. Бу-ишегалларын яктырту, квартал эчендәге юлларны чистарту, 52 комплекста участок уполномоченные булмау.


Сишәмбе, 21 гыйнвар 2020, 10:42