Бүгенге көннән Яр Чаллыда ике яңа маршрут йөри башлады. Бу хакта "Пассажирлар ташу" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин сөйләде. Шуларның берсе—6 нчы номерлысы ЗЯБтан — Мясокомбинат маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Бүген рейска аз сыешлы алты автобус чыкты. Маршрутта барлыгы 10 автомобиль эшләячәк.
Икенче маршрут – 40 нчы номерлысы тест режимында йөриячәк. Аз сыйдырышлы ике автобус Җиңүгә 40 ел урамыннан алып Тимерчелек заводына кадәр Халыклар дуслыгы проспекты, Нариманов урамы һәм Чулман проспекты аша хәрәкәт итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 февраль 2020, 09:40