Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының шәһәр Үзәк китапханәсендә сәнгать бүлеге 10нан 16 февральгә кадәр РRO-край «Татарстан. Мәдәният хәзинәләре» дип исемләнгән  проектны тормышка ашыра. Проект кысаларында шәһәр картиналар галереясе вәкилләре катнашында  "Якташларыбыз. Сәнгать фашизмга каршы" Хәтер көне узачак, «Музыканың чишмә башында»  дип исемләнгән этно-фолк кунакларны милли музыка һәм борынгы уен кораллары белән таныштырачак.

Моннан тыш, шәһәр халкы «Тамга» иҗат берләшмәсенең «этник авангард» стилендә эшләүче профессиональ рәссамнар төркеменең сәнгать күргәзмәсендә була ала. Профессиональ һәм яшь рәссамнар өчен бу көннәрдә Арт-киңлек ачыла, анда алар туган якка багышланган тематика буенча картиналар яза алачак, шунда ук кунаклар игътибарына татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәр балалар белән бергә татар халкының Идел буе Болгар дәүләте чорына барып тоташкан мәдәни гореф-гадәтләренә, йолаларына чума алачак.

Проектны карарга теләүчеләр Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенә чакырыла. Эш сәгатьләре: Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00 – 19: 00, шимбә-якшәмбе 10:00-18: 00, җомга – ял көне. Керү ирекле. Белешмәләр 70-02-26 телефоны буенча.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 16:15