Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев социаль-мәдәни объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Иртәнге киңәшмә булачак Татар драма театры янында башланды.

Проектның гомуми бәясе 1 млрд 149 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көндә бинаның яңа төзелүче өлешендә монолит каркас монтажланган, тышкы диварлар кирпеч белән эшләнә. Шулай ук эчке инженерлык системалары (вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары) көйләнелә. Эшләрне «Евростиль» ҖЧҖ компаниясе алып бара. 300 кеше сыйдырышлы театрны көз көне үк тапшыру планлаштырыла.

"Сентябрь аенда труппаның килеп урнашуы, үзләшүе зарур. Безгә соңыннан театрны ремонтларга кирәк булачак. Без мәдәният министры белән хәзерге вакытта эшләп килүче Татар драма театры бинасын, курчак театрына бирергә карар кылдык. Аны да ремонтларга туры киләчәк. 21 гасырда курчак театры мәктәптә урнаша алмый. Әйе, эчтәлек буенча ул яхшы һәм кирәкле. Балалар һәм ата-аналар шунда йөри, әмма театр мондый бинада булырга тиеш түгел", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, курчак театры урын алган мәктәпне дә ремонтлау планлаштырыла: "Татар театры коллективы өчен дә, тамашачылар өчен дә, курчак театры коллективы һәм тамашачылары өчен дә - яхшы бу. Өстәмә уку урыннары барлыкка килә, асылда тагын бер мәктәп. Без ремонтлый беләбез, яңа объектлар барлыкка килә диярлек. Бер объект берьюлы өч мәсьәләне хәл итәчәк", - дип өстәде ул.

Онкологик диспансер төзелеше – чираттагы тикшерү ноктасы булды. Диспансер ике блоктан торачак: радиология һәм амбулатор корпуслар. 155 хезмәткәр эшләячәк. Объектның гомуми бәясе 2 млрд сумнан артык.

"Объект Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының финанславы ярдәмендә төзелә, бу – 2 млрд 190 млн сум. Без Татарстан Республикасы президентына рәхмәтле. Әлеге объектка ихтыяҗ зур. Ул бөтен Кама Аръягы өчен кирәк. 800 меңнән артык кеше биредә дәвалана алачак", - диде шәһәр башлыгы.

Эшләр график буенча бара, дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. Төзү-монтаж эшләрен 2020 елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Шуннан соң җиһазларны монтажлау башланачак. Параллель рәвештә белгечләрне сайлау бара.

Шимбә, 8 февраль 2020, 09:46