Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Тихоновна Нелина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россия президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән юбилярны Комсомол районы башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Мария Тихоновна Пенза өлкәсенең Белинский районы Ключи авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында кыр эшләрендә эшли. 1950 елда Самара шәһәренә күчеп килә. 1958 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы хәрби заводта аппаратчы булып эшли. 1983 елда гаилә Яр Чаллыга килеп төпләнә. 1983 елдан 1996 елга кадәр Мария Тихоновна «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводында эшли.

Ире белән бергә ул үстергән, бер оныгы бар.  Мария Тихоновна Нелина «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Шимбә, 8 февраль 2020, 09:35