Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев Замелекесье районындагы булачак 14 нче номерлы гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта мәктәп 80% ка диярлек әзер. Объектта 227 кеше эшли, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү һәм буяу эшләре, тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Мәктәпне Илнар Гайсин җитәкчелегендә "Евростиль" компаниясе төзи.

"Төзүчеләр монда 2021 елның гыйнвар аеның башыннан чыккан. Мәктәпнең югары әзерлек дәрәҗәсендә булуы сөендерә. Ил Президенты Владимир Путинга һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәбез. Аларның тырышлыгы белән мәктәп бер елга иртәрәк барлыкка киләчәк. Шулай итеп, без 39-нчы мәктәптән йөкләнешне төшерәбез", - дип ассызыклады мэр.

Яңа гимназия директоры итеп Наталья Медведникова билгеләнде, элек ул 44 нче номерлы мәктәпне җитәкләгән. Җитәкче хәзерге вакытта гимназиягә сыйныфлар тупланганын билгеләп үтте. Мәсәлән, беренче сыйныфлар инде тугызау, ә педагогик состав 80%ка комплектланган.

Мәктәпнең өч катлы бинасы тышкы яктан да, эчтән дә заманча тенденцияләргә җавап бирәчәк. Белем бирү учреждениесендә, уку сыйныфларыннан тыш, спорт залы, китапханә, гардероб, 560 урынга исәпләнгән актлар залы, зур ашханә урнашачак.  

Гимназиядә ике спорт залы булачак.

Бассейнда инде тест эшләре бара.

Гимназиянең актлар залы 560 урынга исәпләнгән. Әйтергә кирәк,бу концерт залларында кебек сыйдырышлылык. Әйтик, «Энергетик» мәдәният сараенда – 634, Ә «КАМАЗ» мәдәният йортында 690 урын.

Учреждение җиһазлары Чаллы җитештерүчеләреннән булачак.

«Һәр мәктәп - ул безнең бала. Бу безнең өчен дүртенче бала. Һәр баланың үз холкы бар, һичшиксез, мәктәп аерылып торачак. Биредә үз дизайны булачак», - диде Наил Мәһдиев. Әлеге мәктәпнең дизайны белән Елена Сафиуллина шәгыльләнә.

Мәктәп үзенчәлекләренең берсе - койма. Ул мәктәп тематикасына караган өч телдә (рус, татар һәм инглиз телләрендә) язылган сүзләр белән бизәлгән.

«Бүгенге көндә классларны комплектлау төгәлләнде диярлек. Әле җәйге чорда да хәрәкәт булачак. Кичә коллектив белән беренче оештыру киңәшмәсе узды, сыйныф җитәкчеләре билгеләнде, алар инде ата - аналар белән эшне башлыйлар», - дип билгеләп үтте гимназия директоры.

Мәктәп үз ишекләрен агымдагы елның 1 сентябрендә ачачак.

Җомга, 9 июль 2021, 16:59