Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КФУның Инжиниринг үзәге стадионында Яр Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының шәһәр этабында чираттагы ярышлары узды.​ Катнашучылар төрле дистанцияләрдә йөгерүдә көч сынашты.

Хатын-кызлар арасында җиңел атлетика буенча 200 м дистанциягә йөгерү буенча җиңүчеләр ачыкланды:

Эльвина Камалова (Кама балалар медицина үзәге) - 1 урын;

Дарья Чугаева (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 2 урын;

Лилия Хуҗина (5 нче шәһәр хастаханәсе) - 3 урын.

300 м дистанциядә җиңүчеләр:

Александра Староверова (5 нче шәһәр хастаханәсе) - 1 урын;

Туяна Цыренова (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 2 урын;

Светлана Сөнгатуллина (Йогышлы авырулар хастаханәсе) - 3 урын.

400 м дистанциядә иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтүчеләр:

Наилә Госманова (5 нче шәһәр хастаханәсе) - 1 урын;

Любовь Искәндәрова (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы) - 2 урын;

Элеонора Фәрхетдинова (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 3 урын.

Ир-атлар арасында җиңел атлетика буенча 200 м дистанциядә иң тиз йөгерүчеләр:

Сергей Федяев (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 1 урын;

Хабиб Магомедов (5 нче шәһәр хастаханәсе) - 2 урын;

Дамир Елизаров (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 3 урын

400 м дистанциядә иң яхшы нәтиҗәләр:

Ринат Нуриев (3 нче стоматология поликлиникасы) - 1 урын;

Денис Батыров (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 2 урын;

Раил Равилов (5 нче шәһәр хастаханәсе) - 3 урын.

600 м дистанциягә җиңүчеләр:

Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы) - 1 урын;

Эльвир Мостафин (Кама балалар медицина үзәге) - 2 урын;

Илсур Шакиров (3 нче стоматология поликлиникасы) - 3 урын.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Җомга, 20 август 2021, 11:10