Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ике ай эчендә «Твой дом», «Окна страны» компанияләре, идарәче компания хезмәткәрләренең намуслы эшләре нәтиҗәсендә, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре ярдәме белән көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортын ремонтлау тәмамланды. Бүген аны файдалануга тапшырдылар.

«25 октябрьдә нинди фаҗига булганын барыбыз да беләбез. Без, Яңа елга кешеләр үз фатирларына кайта алсын өчен, бик кыска вакыт эчендә торакны тәртипкә китерергә тырыштык.Без моңа ирештек», -  дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

«Шундый кыска вакыт эчендә безнең шәһәр хакимияте бик күп эшләр башкара алды, йорт әкияттәге кебек торгызылды. Шәһәргә, район хакимиятенә, идарәче компаниягә, инженерларга, бүгенге көндә торакка күчүебезгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең кайгыдан читтә калмаган туганнарыбызга, якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә рәхмәт.

Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевка аерым рәхмәт. Без сезнең сүзләрегезне хәтерлибез: «Без үзебезнекеләрне бәладә калдырмыйбыз». Сез һәм сезнең командагыз шәһәрнең һәр кешесе өчен ышанычлы терәк булуыгызны эш белән исбатладыгыз», - дип белдерде зыян күргән подъездда яшәүче Айгөл Тимергалиева.

Бүген тышкы күренеш буенча агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми. Төзүчеләр 11 подъездның 4, 5 катындагы конструкцияләрне торгыздылар, яңа инженерлык челтәрләре урнаштырдылар, йортның фасады яңартылды, яңа тәрәзәләр һәм керү ишекләре урнаштырылды, фатир һәм подъезд бүлмәләренең эчке бизәкләү эшләре башкарылды, түбә урнаштырылды. Фатирларда һәр кеше белән килешенеп ремонт ясалды, яңа җиһазлар барлыкка килде.

Газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүче өлкәннәр яңартылган фатирлар, ә яшь чаллылылар Яңа ел бүләкләре кабул иттеләр. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхсән үз исеменнән Ивановлар гаиләсенән зыян күргән ике малайга да ноутбуклар бүләк итте. Калган балалар тәм-томнар алдылар. 

Моннан тыш, Haier компаниясе 11 нче подъездның һәр кешесенә суыткыч һәм кер юу машинасы алу өчен сертификатлар бүләк итте.

Наил Мәһдиев коткаручыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, предприятие коллективларына гадәттән тыш хәл урынында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

48/20 күпфатирлы торак йортын торгызуга зур өлеш керткәннәре өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде: «Профит» компанияләр төркеме коллективлары, «Хайер Индастри Рус», ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе.  

Шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән «Окна» җитештерү компаниясе генераль директоры Рөстәм Гәрәев, «Стройпроектсервис»ның баш конструкторы Фирдәвис Вәлиев, «ПромСтройМонтаж»ның электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Дмитрий Карпов, «СтройТехЛидер»ның автомобиль краны машинисты Константин Константинов, «Татинвестгражданпроект»ның 9 нчы архитектура-планлаштыру остаханәсе башлыгы Эмиль Муллаяров, «Камстройсервис» идарәче компаниясенең баш инженеры Валентина Матвеева, «ЧЕЛНЫОТДЕЛСТРОЙ» предприятиесе штукатур-малярлары Олеся Любомирова һәм Гөлнур Ситдикова бүләкләнде. 

Чәршәмбе, 29 декабрь 2021, 16:37