Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елда Яр Чаллы төзүчеләренә узган ел белән чагыштырганда кимрәк булмаган эш күләмен башкарасы бар. 330 мең кв. м торак тапшыру планлаштырыла. «Социаль ипотека» программасы буенча 63 микрорайонда дүрт торак йорт төзелеше башланган.

Гомуми белем бирү мәктәпләрен төзү программасы буенча «Яшьлек» торак районының 69 микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше башланган. Объектны тапшыру срогы – агымдагы елның августы.

30 августка «Мастеровые» рус драма театры төзелешен тәмамлау планлаштырыла.

Агымдагы ел планнарында «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын капиталь ремонтлауны тәмамлау.

Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү кысаларында 2022 елда шәһәрнең 71 микрорайонында «7 нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУ каршындагы фельдшер-акушерлык пунктын төзү планлаштырыла. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк.

Тугыз мәктәптә һәм ике гимназиядә азык-төлек блогларында ремонт үткәреләчәк: № 6, 23, 40, 44, 45, 53, 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 54 нче гимназиядә, 76 нчы гимназиядә. «Төзүче» һәм «КАМАЗ» стадионнарын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, «Яр буе» паркын төзекләндерү башланды.

Г. Тукай исемендәге Яр буенда ике локаль чистарту корылмасын төзү буенча проект документлары эшләнелгән һәм хәзерге вакытта дәүләт экспертизасын уза.

«Алые паруса» балалар сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясау буенча проект документациясен эшләү алып барыла.

5 нче шәһәр хастаханәсе проекты эшләнелә.

Дүшәмбе, 17 гыйнвар 2022, 11:00