Шимбә, 21 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен җәй башында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар Советы депутатлары белән очраша. Быел 68 мәктәп үзидарәсен берләштергән шәһәр укучылар советы ачылуга 19 ел тулуны билгеләп үтте, 40тан артык чара үткәрде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Алар исә, үз чиратында, аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм уңышлары белән уртаклаштылар. Быел балалар «Ковер» интеллектуаль киңлегенең яңартылган штабында эшлиләр. Ремонт шәһәр Советы Таһир Сөнгатуллин ярдәме белән башкарылган. 2021 елда матбугат үзәге ачылды һәм анда балалар «В потоке Камы» яшьләр газетасының беренче санын чыгардылар. "Минем өстәлдә бу газета ята", – дип елмайды шәһәр мэры. Киләсе санны җәйге каникулдан соң чыгарачаклар. Шәһәр укучылар Советы депутатлары гамәлдәге депутатлардан мәктәптә нинди фәннәрне күбрәк яратканнарын сораштылар, төрле өлкәләрдән күп сораулар бирделәр. Үз борчулары белән уртаклаштылар.
Шәһәр мэрының Чаллы яшьләрен күрүе һәм мәктәп укучыларыннан нәрсә көтүе турында сорауга, Наил Мәһдиев, беренче чиратта, балалар характер күрсәтергә, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга тиеш, дип билгеләп үтте. "Актив, инициативалы, иҗади, кайвакыт кире булырга да тиеш, – дип уртаклашты Наил Мәһдиев. - Чаллының һәрвакыт үз характеры бар иде. Аны сакларга кирәк."
Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 17:11