Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакимияте бинасында янгында зыян күргән эшмәкәрләрне - инициатив төркемне җыйдылар. Аларның һәркайсы белән аерым эшләячәкләр.Бу хакта ТР икътисад министры, премьер-министр урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

«Эшмәкәрләргә 36 айга 5 млн сумга кадәр кредит бирү мөмкинлеге бар. Процент ставкасы зур түгел - 1 процент. Кредитның төп түләүләрен дә 6 ай түләмәскә ярый. Үзмәшгуль эшмәкәрләргә дә шундый ук шартлар белән 500 мең сум биреләчәк», - диде министр. Мидхәт Шаһиәхмәтов банкларның эшмәкәрләр хәленә керүләрен сорады. Моңарчы алган кредитларын реструктуризацияләү мөмкинлеген булдырырга киңәш итте.

«Пандемия вакытында проблемадан чыгу юлларын таптык, хәзер дә эшмәкәрләргә эшләп китәргә ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Булышмас өчен сәбәпләр эзләмәгез. Эшмәкәрнең һәрберсе белән аерым эшләгез», - диде ул.

Салым инсекциясе җитәкчелегенә дә салым буенча бурычларын түләүне кичектерүне сорады.

Наил Мәһдиев шәһәрнең берничә сәүдә үзәгендә очсыз бәягә арендага павильоннар бирелүен хәбәр итте.

Пәнҗешәмбе, 7 декабрь 2023, 17:38