Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Чаллы укучылары үзләрен хәрби-спорт эстафетасында сынап карадылар Катнашучылар каршылыклар полосаларын, сугыш кирәк-яракларын китерү,пневматик винтовкадан ату гранатлары ыргыту буенча көч сынаштылар. Сишәмбе, 5 март 2019, 16:08

Иртәгә, 6 март көнне чаллылыларны җылы, әмма җилле һава торышы көтә Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә секундына 10-15 метрга кадәр көчле җил, урыны белән аның 17-22 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Сишәмбе, 5 март 2019, 14:26

Картодромда 8 март хөрмәтенә флешмоб оештырдылар Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы гарнизонының полиция хезмәткәрләре балалары белән берлектә, әниләрне котлап бәйрәм уңаеннан флешмоб үткәрделәр. Сишәмбе, 5 март 2019, 11:43

Бөек Ватан сугышы ветераннары 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә Бөек Ватан сугышы ветераннары, Үзәк районының тыл хезмәтчәннәре Сафина Фәүзел Габдулла кызы, Юнысова Саҗидә Ситдыйк кызы, Камалиева Халидә Шәймөхәммәт кызы, Габҗәлиева Зәкия Габайдулла кызы һәм Гуреева Елена Алексеевна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Сишәмбе, 5 март 2019, 11:34

Чаллыда Халыкара туган тел көненә багышланган эсселар конкурсына йомгак ясалды Жюри әгъзалары язылган эшләрнең дәрәҗәсе бик югары булуын билгеләп үтте. Конкурска шәһәрнең уку йортларыннан 10нан артык иҗади эш кабул ителде. Сишәмбе, 5 март 2019, 11:10

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда инглиз җырлары фестивале узды Фестивальне оештыручылар – шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән ЮНЕСКО Халыкара кафедрасының "ТИСБИ" Идарә университеты. Сишәмбе, 5 март 2019, 10:49

Чаллы спортчылары пауэрлифтинг буенча ярышларда медальләр яулады Чаллы спортчылары пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Сишәмбе, 5 март 2019, 09:49

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранына 100 яшь тулды Автокаланың Үзәк районында гомер итүче Шакир Шәрип улы Шәриповка 100 яшь тулды. Сишәмбе, 5 март 2019, 08:51

«Пациент һәрвакыт хаклы!» - диде Наил Мәһдиев шәһәрнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр. Дүшәмбе, 4 март 2019, 18:23

"КАМАЗ" мәдәният сараенда 8 март хөрмәтенә концерт узды Бәйрәм чарасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы аналар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар катнашты. Дүшәмбе, 4 март 2019, 17:17

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә Мария Ивановна Гусакова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә. Дүшәмбе, 4 март 2019, 16:46

Чаллыда "XXI гасыр лидеры" шәһәр конкурсының турыдан-туры этабы узды Конкурсның финалы 21 март көнне 15:00 сәгатьтә "ИТ-парк"та узачак, анда Чаллы шәһәренең 2019 елгы «XXI гасыр лидеры» җиңүчесе билгеле булачак. Дүшәмбе, 4 март 2019, 16:08

Бу ялларда «Профит» компанияләр төркеменең традицион чаңгы ярышлары узды Спорт чарасында компаниянең 300дән артык хезмәткәре һәм 80 укучы көч сынашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Дүшәмбе, 4 март 2019, 15:58

Синоптиклар Чаллыда көчле җил һәм буран фаразлый Киләсе тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил, аерым районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Дүшәмбе, 4 март 2019, 15:55

7 проект Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының яңа резидентлары булды Экспертлар карары буенча, бизнес-инкубацияләү хезмәтләре 7 стартап алачак. Бизнес-инкубаторга сайлап алу өчен 18 проект чакырылган иде. Алар-Чаллы, Казан, Иннополис, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Новосибирск һәм Мәскәүдән яңа эш башлаучы эшмәкәрләр. Дүшәмбе, 4 март 2019, 15:52