Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 24 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллының 400 еллык юбилее: бәйрәм афишасы- дәвамын укырга
Яр Чаллыда Төзүче көне–2026 билгеләп үтелде- дәвамын укырга
Төзүче көне–2026: 7 августка бәйрәм программасы- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
180 чаллылы ВИЧка экспресс-тест узды Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка Тест: Экспедиция» III Бөтенроссия акциясенең мобиль лабораториясе "Сәүдә кварталы" территориясендә урнашты. Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 11:37

Автозавод һәм Беляев проспектларындагы светофорларны вакытлыча сүндереп торачаклар Светофор объектларының эшчәнлеген туктатып тору Боровецк РЭСында ремонт эшләре башкарылу белән бәйле. Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 11:29

Чаллы халкын мари һәм мордва кухнясы ашларын авыз итәргә чакыралар 22 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Чаллының Җиңү паркында Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының иҗаты фестивале узачак. Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 11:05

Өч ел эчендә «Социаль ярминкә» эшчәнлеге кысаларында коммерцияле булмаган секторга 11 миллионнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән 2017 елда Татарстан Президенты катнашында узган коммерцияле булмаган оешмалар форумы йомгаклары буенча, әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлегенә кертелде һәм 2018 елдан «Социаль ярминкә» бөтен республика территориясендә үткәрелә башлады. Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 10:53

Яр Чаллыда көчле җил һәм яңгыр көтелә 19 сентябрьгә синоптиклар автокалада 18 метрга кадәр көчәючән җил булу мөмкинлеге турында кисәтә. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 15:25

Эшләүче пенсионерлар өчен индексацияләр сакланачак Яр Чаллы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов, эшләүче пенсионерларның пенсиягә чыкканнан соң алынмаган барлык индексацияләрдән мәхрүм калачагы турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 15:16

Чаллы студентлары чит ил студентларын Татарстан мәдәнияте белән таныштырды Фестиваль Мәскәү дәүләт лингвистика университетында узды һәм Кыргызстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Әзербайҗан, Таҗикстан, Молдова, Казахстан һәм башка илләрдән килгән студентларны үзенә туплады. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 13:36

"Җәлил укулары" Казанда һәм Чаллыда үткәрелә Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 13:34

Чаллыда мәктәп укучылары өчен туклану продукциясе җитештерү процессы белән таныштырдылар Бүген "Мәктәп туклану" комбинаты буенча журналистлар һәм укучыларның әти-әниләре өчен эскурсия үткәрделәр. Предприятие кунакларын актлар залында азык-төлек күргәзмәсе белән каршы алдылар. Аннары комбинатның барлык цехлары буенча экскурсия оештырылды. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 10:01

Чаллыда студентлар КВН лигасының чирек финалы үтәчәк 18 сентябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 18.30да «Кама» студентлар КВН лигасының ¼ финалы узачак. Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 08:00

Чаллылыларны ВИЧ-инфекциягә экспресс- тест тапшырырга чакыралар «ВИЧка Тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясе кысаларында 18 сентябрьдә Чаллыга тест тапшыруның мобиль пункты киләчәк. Анда ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тест тапшырып булачак. Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 17:05

Чаллыда “ЭкоДесант" экологик квест-уенын оештырдылар Квест-викторина аша укучылар ТР флора һәм фаунасы өлкәсендәге белемнәрен ныгытты. Чаллыда парклар, скверлар, спорт белән шөгыльләнү өчен стадионнарның һәм ял зоналарының кайда урнашуы турындагы күзаллауларын киңәйтә алдылар. Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 16:53

Казан дәүләт медицина университетының чыгарылыш студентлары Яр Чаллыда булдылар Яшь белгечләр Кама балалар медицина үзәге эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән таныштылар. Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 15:16

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә Комсомол районында гомер итүче Надежда Омелянчук 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Сугыш елларында ул колхозда эшли,окоп казый. 1989 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 15:00

Яр Чаллыда “Экстремизмга – юк!” декадасы узды Автокалада “Экстремизмга – юк!" декадасына багышланган чаралар тәмамланды. Укучылар, студентлар һәм аларның әти-әниләре экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән лекцияләр һәм төрле акцияләргә кушылдылар. Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 14:49