Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Комсомол районы юбилярлары котлаулар кабул итә Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Шәймәрданова һәм Нурмөхәммәт Кыям улы Кыямов 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Җомга, 6 май 2022, 16:48

Тыл хезмәтчәне юбилее белән котлаулар кабул итте Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Ольга Андреевна Лукашенко котлаулар кабул итте. Җомга, 6 май 2022, 16:44

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә Төнлә минималь һава температурасы 0..-5˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚. Җомга, 6 май 2022, 16:42

Haier суыткыч заводы үзенең туган көнен билгеләп үтте Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнашты. Җомга, 6 май 2022, 16:37

Түбән керемле йөкле хатын-кызлар өчен айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү шартлары үзгәрде Әгәр элек түләү сорап медицина оешмасында исәпкә куелганнан соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган булса, агымдагы елдан пенсия фондына, түләү билгеләү өчен, йөклелекнең 12 атнасы җиткәннән соң гына гариза тапшырырга кирәк. Җомга, 6 май 2022, 16:25

Социаль иминият фонды Чаллы халкына хәбәр итә Россия Федерациясе Федераль Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча 9 нчы филиалы Фондның мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген торгызу һәм түләнгән иминият взнослары буенча исәп-хисап ясау вакытын озайту турында хәбәр итә. Җомга, 6 май 2022, 16:20

Тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре яннарына кунакка бардылар. Җомга, 6 май 2022, 14:01

Яр Чаллыда каратэ буенча чемпионат һәм беренчелек узачак Турнирларда Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 458 спортчы катнашачак. Җомга, 6 май 2022, 11:59

Автозавод районында Дан Обелискына веноклар салдылар Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Җомга, 6 май 2022, 11:33

Хәрәкәтне чикләү 9 Майга әзерлек һәм Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар үткәрү вакытында шәһәрдә автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Җомга, 6 май 2022, 11:19

Чаллылыларны «Хәтер» гала-концертына чакыралар Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә, керү ирекле. Җомга, 6 май 2022, 10:21

Шәһәр Советы депутаты ветераннарны котлады Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин үз сайлау округы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Җомга, 6 май 2022, 10:02

7 нче поликлиниканың табиблары ветеранда кунакта булдылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыпмурза улы Мурзинда кунакта булдылар. Җомга, 6 май 2022, 09:48

Фәрид Салахов ветераннарны котлады Сугыш ветераннары өчен госпитальдә Җиңү көне уңаеннан пациентлар – Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты узды. Башкарма комитет җитәкчесе ветераннарга рәхмәт белдерү өчен шәхсән үзе килгән иде. Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 17:25

Комсомол районында ветераннарны котладылар Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла. Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 16:56