Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мәктәптә футбол» федераль проекты

«Мәктәптә футбол» федераль проектына республиканың тагын 18 мәктәбе кушыла.

«Мәктәптә футбол» проекты 2024-2025 уку елында да республиканың 28 районында, шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда 122 белем бирү оешмасында дәвам итәчәк.

Һәр мәктәп Россия Футбол союзыннан методик ярдәм һәм инвентарь наборы, шул исәптән проект өчен махсус эшләнгән һәм ясалган туплар алды.

Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, төбәктә, шул исәптән безнең республикада да бу инициатива белән кызыксыну зур.

«Мәктәптә футбол» проектының төп бурычы — физкультура дәресләрендә һәр бала футбол белән танышу мөмкинлеге алсын һәм аны яратсын өчен барлык шартларны тудыру. Балаларның күбесе футбол белән мавыгуларын мәктәпләрнең спорт секцияләрендә һәм балалар-яшүсмерләр командаларында дәвам итәрлек булса, тагын да яхшырак.

Шулай итеп, «Мәктәптә футбол», талантлар эзләү системасының бер элементына һәм, нәтиҗә буларак, бөтен футбол пирамидасының база өлешенә әверелә.

«Мәктәптә футбол» — балаларны футбол уенына җәлеп итәргә булыша торган Россия Футбол союзы проекты. Ул биш элементтан тора — футбол дәресләре үткәрү, мәктәп базаларында секцияләр оештыру, укытучыларны укыту һәм аларга ярдәм күрсәтү, «Мәктәптә футбол» бөтенроссия фестивален, «Мәктәп футбол лигасы» һәм «Футбол магниты» конкурсы кысаларында ярышлар уздыру.

«Кызлар өчен футбол» ярдәмче проекты «Мәктәптә футбол»ның аерым бер юнәлешенә әйләнде. Россия Футбол союзында әзерләнгән белем бирү курсы һәм методик материаллар ярдәмендә, укытучылар кызларны футбол белән шөгыльләнүгә тарту буенча аерым эш алып баралар һәм алар өчен фестивальләр, башка актив чаралар үткәрәләр.

Проект турында мәгълүматны РФС сайтында тулырак алырга мөмкин.

2023/2024 уку елында Яр Чаллы шәһәрендә муниципаль дәрәҗәдә әлеге проектта шәһәрнең 34 мәктәбе катнашты. 1, 3, 5, 7, 9, 12, 15, 16, 17, 19, 22, 23, 25, 26, 28, 30, 31, 33, 35, 38, 39, 40, 41, 44, 49, 52, 56, 57, 58, 60, 64, 77, 82, 84 нче белем бирү оешмалары укучылары ай буе ярыштылар. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Пумы 12, Лисы 17,  Пегасы 41, Аллигаторы 60, Пантеры 49, Драконы 31,  Псы 56, Совы 7, Буйволы 1, Псы 56 командалары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Муниципаль этап җиңүчеләре зона этабына барды, анда Пегасы 41, Драконы 31, Буйволы 1, Совы 7 командалары җиңү яулады һәм автомат рәвештә финал этабына чыкты. Финал ярышлары буенча 41 нче мәктәп командасы 1 урынны, ә 1, 7, 31 мәктәп командалары үз яшендәгеләр арасында икенче урыннарны алдылар.

3 ел дәвамында «Мәктәптә футбол» проектында безнең шәһәрдән 4 белем бирү учреждениесе катнаша (30. 46, 59, 60). Барлык 4 мәктәп тә проектта актив катнаша. Әлеге уку елында 60 нчы мәктәп базасында «Мәктәптә футбол» проекты кысаларында, Казан шәһәренең проект вәкилләре катнашында, гомуми белем бирү оешмаларында футбол буенча дәресләр оештыру һәм үткәрү методикасы» дигән темага төбәк семинары узды. Семинарда Республикабызның башка муниципаль районнарыннан 20 дән артык физик культура укытучысы катнашты. Безнең шәһәрне яшь белгечләр тәкъдим итте. Семинар программасы практика һәм теория өлешләренә бүленгән иде, анда катнашучыларга барлык күнегүләрне һәм алымнарны практикада сынап карау, шулай ук футбол уйнау мөмкинлеге тудырылды.

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2315503.htm

2024 ел

6 нчы сыйныфлар командалары арасында күп төрдәге ярышлар буенча  йомгаклау беркетмәсе. 2023-2024 елларда Президент ярышларының муниципаль этабы.pdf

6 сыйныфлар арасында гомуми команда беренчелегенң йомгаклау беркетмәсе. 2023-2024 елларда Президент ярышларының муниципаль этабы.pdf



Мәктәп спорт клублары арасындагы ярышлар буенча йомгаклау беркетмәсе. 2023 ел, 6-10 февраль

2020 елның җәйге чорына чаралар планы.docx  

Ана Теле онлайн татар теле мәктәбе

Яр Чаллы шәһәрендә укучыларның Бөтенроссия спорт уеннары муниципаль этабы финалы

Муниципаль йөкләмәне үтәү буенча мәгълүмат

2022 елда мәктәп спорт клублары арасындагы ярышларның муниципаль этабы йомгаклары буенча беркетмә.xlsx 

Йомгаклау беркетмәләре

Четверг, 27 июня 2024, 11:43