Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда Бөек Җиңүнең 81 еллыгын ничек билгеләп үттеләр- дәвамын укырга
Яр Чаллыда кайнар суны планлы рәвештә туктату башлана: график һәм йортлар исемлеге- дәвамын укырга
Бөек рухлы хатын-кыз: кем җиңүче булды?- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Әлфия Когогина Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп сайланды Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп сайланды. Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 11:55

Чаллы спортчысы Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча Россия Чемпионатының һәм Беренчелегенең көмеш призеры булды Костромада тхэквондо буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда 400гә якын спортчы катнашты. Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 10:56

Чаллылылар Күп функцияле үзәк офисларына Ковид-19дан вакцинация узуны раслаучы QR-кодны алу өчен мөрәҗәгать итә КФҮ һәм Россия Пенсия фонды офисларына бармас өчен, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет ясарга кирәк. Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 10:13

Яр Чаллыда Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын төзүгә керештеләр Технопарк Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында урнашачак. Аны төзүгә вуз Россия Мәгариф министрлыгының «Россиянең киләчәк буын укытучысы» программасы кысаларында федераль бюджеттан финанслау алды. Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 08:45

Шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген Пенза өлкәсеннән килгән кунакларга тәкъдим иттеләр Яр Чаллыга эш визиты белән «Станкомашстрой» ҖЧҖ генераль директоры, «Локомотивы Роста» проектының төбәк координаторы, «Станкоинструмент» ассоциациясенең директорлар советы әгъзасы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Олег Кочетков килде. Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 08:31

Яр Чаллыда яңа сезонда театрлар планнары турында фикер алыштылар Театр учреждениеләренең эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде. Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 14:55

Яр Чаллыда җылы кояшлы һава торышы сакланачак Чәршәмбе көнне, 13 октябрь, шәһәребездә +17˚ җылылык көтелә. Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 14:54

1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләргә кирәк Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым хәбәрнамәләре электрон рәвештә җибәрелгән инде. Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 10:46

Сөембикә – Татарстан киселешендәге светофор сүндерелде Светофор 17:00 сәгатькә кадәр сүндерелде Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 10:23

Чаллы укучылары император имәне чикләвекләрен утырттылар Яр Чаллыда Петр I чорындагы имән чикләвеге үсентесен утырту тантанасы узды. Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 08:31

Татарстан Республикасының баш санитар табибы яңа чикләүләр буенча ачыклык кертте Очрашу башында Марина Патяшина чикләү чараларының көчәюе эпидемиологик вәзгыятьнең кискен хәлдә булуына бәйле дип билгеләп үтте: «Сентябрь башыннан без атна саен авыру очраклары санының артуын күзәтәбез, кърсщткеч 1,5%тан 13,5%ка кадәр артты». Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 17:39

Шәһәрдә 2036 елга кадәр перспективага җылылык белән тәэмин итү схемасы эшләнде «ИЦ «Энергопрогресс» ҖЧҖ «Яр Чаллы шәһәренең 2036 елга кадәр перспективага җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү» буенча эшен төгәлләде. Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 17:24

Чаллылылар йөклелек вакытында COVID-19 белән авыруылары турында сөйләделәр Йөклелек вакытында хатын-кыз авыруны авыррак кичерүенә карамастан, алар коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаганнар. Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 17:19

138 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын ясаткан Исегезгә төшерәбез, чаллылылар вакциналарның 4 төрен дә ясата алалар: «Спутник V», «Спутник Лайт», «Эпи-Вак-Корона» һәм «Ковивак». Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 17:14

Яр Чаллыда +15 градуска кадәр көтелә 12 октябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 14:37