Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 3 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллы шәһәрендә 65 мең гаилә ана сертификаты алды- дәвамын укырга
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев десантчыларны котлады- дәвамын укырга
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллы табиблары "Ак чәчәкләр 2019 " конкурсында катнаша Чаллылар Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм Кама балалар медицина үзәге табиблары өчен тавыш бирә ала. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 16:57

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң «Әллүки» балалар бакчасы ачылды Бүген капиталь ремонттан соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче «Әллүки» танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек төзелгән, элек анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 15:28

Чаллылыларга шәһәрнең җәмәгать урыннарында бушлай Wi-Fi тәкъдим ителә  Моның өчен 12 нокта билгеләнде, аларның һәркайсы 50 Мбит/секунд тизлектә бер үк вакытта 100гә кадәр тоташуны тәэмин итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган 2018 елда бу нокталарда 200 меңнән артык кеше бушлай Wi-Fi кулланды. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 15:06

Чаллы предприятиеләре "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектын сайлап алуга документлар тапшыра алалар "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруның кооператив программаларын (КППК) – оешманың көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен, җитештерү күләмнәрен һәм үз продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлек программаларын тормышка ашыручы предприятиеләр хуплау табачак. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 14:23

Иртәгә Яр Чаллыда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә 11 июньдә төнлә, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, урыны белән яшен көтелә. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 13:56

Haier компаниясенең "акыллы заводы" Чаллының комплектлаучы җитештерүчеләренә дөнья базарына чыгарга мөмкинлек бирәчәк Инвестицион проектны тормышка ашыру турында тулырак мәгълүмат белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев чыгыш ясады. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 12:41

Пенсиягә чыгарга әзерләнүчеләргә Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк Пенсия фонды идарәсе 2019-2020 елларда пенсия билгеләнәчәк чаллылыларга (1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар) пенсия билгеләү буенча вакытыннан алда эшләү өчен документлар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 11:47

Юлларны ремонтлау ял һәм бәйрәм көннәрендә башкарылачак Бүген "эшлекле дүшәмбе" вакытында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, юл оешмалары җитәкчеләренә ремонт эшләрен шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә башкарырга кирәклеге турында искәртте. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 10:48

Чаллыда массакүләм чаралар үткәрүнең барлык урыннары саперлар һәм кинологлар тарафыннан тикшерелә Җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бәйрәм чаралары уздырылган көнне полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, «Охрана» федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, ДНД вәкилләре, «Форпост» яшьләр берләшмәсе әгъзалары һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:22

Чаллылыларны Сабан туенда нинди яңалыклар көтә? Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә чаллылыларны Сабан туенда көтелгән яңалыклар белән таныштырды. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:10

Яр Чаллы территориясендә 16 бакча-дача җәмгыяте урнашкан Җәмәгать тәртибен саклау максаты белән бакча-дача җәмгыятьләрендә атна саен полиция хезмәткәрләре муниципаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать оешмалары белән берлектә рейдлар үткәрә, ташландык участокларны, чит затларны тикшерә һәм ачыклый. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:03

Яр Чаллыда «Имин шәһәр» серверына 2094 видеокамера тоташтырылган 2019 елның 5 аенда "Имин шәһәр" программа комплексын кулланып 129 җинаять ачылган һәм 977 административ хокук бозу кисәтелгән. Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 08:51

«Асылташ»та җәйге мода күрсәттеләр Катнашучылар яңа тәҗрибә алуларын, иҗади сәләтләрен ачуларын, үзләрен күрсәтә белүләрен билгеләп үттеләр. Якшәмбе, 9 июнь 2019, 11:31

Чаллыда кулланучыларның иминият оешмалары белән бәхәсләрен җайга салуның яңа тәртибе барлыкка килде Иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр, үз хокукларын яклауны сорап финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якшәмбе, 9 июнь 2019, 10:05

Иртәгә Чаллыда кояшлы җылы һава торышы көтелә Төнлә минималь һава температурасы +5..+10, көндез максималь һава температурасы + 22..+27 градус. Шимбә, 8 июнь 2019, 15:27